XXV «Алтын каләм» яшь журналистлар фестиваль-бәйгесе ачылды

11 августта XXV «Алтын каләм» яшь журналистлар фестиваль-бәйгесе ачылды. 1996 елдан бирле уздырылучы фестиваль программасына быел ике яңа юнәлеш кертелгән. Башка яңалыклар да бар, дип белдерде фестивальне оештыручылар. Алар турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Быел «Алтын каләм» фестивале 11 – 15 августта «Идел» яшьләр үзәгендә уза. Катнашучылар арасында Мәскәү, Башкортстан, Удмуртиядән дә егетләр-кызлар бар. Татарстаннан исә иң активлары – Арча, Казан һәм Түбән Камадан.

– Әлеге фестиваль иҗади үсешкә этәргеч биреп кенә калмый, ул яшьләргә борчыган проблемаларын үз каләмнәре аша уздырырга, журналистика өлкәсендә көчләрен сынап, алга таба бу юлны сайлау яки сайламау турында карар кабул итәргә булыша, – дип сөйләде Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөйләйманов.

Быел фестивальгә ике яңа юнәлеш: «Видеоблогинг» һәм «SMM» юнәлешләре дә өстәлгән. Шулай да, иң күп гаризалар телевидение юнәлешенә килгән, фестивальгә шуларның 30ы сайлап алынган. Татар журналистикасына 23 кеше чакырылган, шуларның 18е быелгы фестивальдә катнаша. Рус журналистикасы юнәлешендә исә барлыгы 25 катнашучы икән.

– Быел без катнашучыларның яшь чикләүләренә үзгәрешләр керттек: 10 яшьтән 20 яшькә кадәр яшь аралыгына кергән каләм чарлаучылардан гаризалар кабул иттек, – дип сөйләде фестиваль кураторы Алла Абросимова.

Фестивальнең төп темалары итеп «ТАССРның 100 еллыгы», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы», «Фестивальгә – 25: бары тик алга», «XXI гасыр журналисты», «Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте» алынган.

«Алтын каләм» фестиваль-бәйгесендә җиңүчеләрнең алга таба югары уку йортында бушлай уку-укымавы әлегә хәл ителмәгән.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү