Яшьләр министрлыгы: 100дән артык яшьләр корылмасы төзекләндерелде

2018 елдан республикада 110 яшьләр объекты төзекләдерелгән. Быел 17 яшьләр клубында, 10 лагерьда һәм 6 яшьләр үзәгендә ремонт бара. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов брифинг барышында хәбәр итте.

Чаллыда сентябрьдә ачылачак «Нур» һәм «Шатлык» исемле үзәкләр ачылачак. Көзен Казандагы Алафузов театрында төзекләндерелгән «Йолдызлык» проектының арт-резиденциясе эшли башлаячак. Дамир Фәттахов сөйләгәнчә, ул продюсерлык үзәге буларак эшләячәк.

Яшүсмерләр аудиториясенә дә игътибар бирелә — хәзер республикада 14-18 яшьлек балалар өчен 217 яшүсмерләр клубы эшли. Министр билгеләп үткәнчә, аларның күпчелек өлеше, яшүсмерләр җинаятьчелеге белән көрәшү өчен, 90 нчы елларда ук барлыкка килгән.


Фикер өстәү