«Созвездие – Йолдызлык» арт-резиденциясе татар телендәге беренче спектаклен тамашачыга тәкъдим итте

«Созвездие – Йолдызлык» арт-резиденциясе татар телендәге беренче спектаклен күрсәтте. «Ерак йолдыз яктысы» – «Йолдызлык»ның бу сезонда күптән көтелгән премьерасы. Тарихи тамашаны беренчеләрдән булып Татарстанның Балтач районы халкы күрде. Премьера Балтач районы мәдәният йортында узды. 365 кеше сыйдырышлы зал тулы булган.

Спектакльне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе гранты һәм аның рәисе Марат Әхмәтовның шәхси ярдәме белән тормышка ашырдылар, дип хәбәр итте оештыручылар.

Спектакльнең рус телендәге премьерасы арт-резиденциянең узган театр сезонында булды. Ул тамашачы мәхәббәтен яулады, театрның визит карточкасы булырга өлгерде, ди алар.

Спектакльнең нигезенә танылган татар шагыйре Хәсән Туфан тормыш юлының үзәк өзгеч язмыш тарихы салынган. Спектакльдә төп геройның һәм аның тугры хатынының бөек мәхәббәте күрсәтелә. Спектакльдә иң мөһим мәгънә катламнарының берсе – Хәсән Туфанның шигърияте, аның шигырьләре спектакль дәвамында яңгырыый. Хәзер тамашачы аларның тәрҗемәсен генә түгел, ә Хәсән Туфанның оригиналь текстларын да ишетә ала.

Рус телендәге спектакль турындагы хис-кичерешләре белән өлкән сыйныф укучыларыннан һәм аларның педагогларыннан алып мәдәният эшлеклеләре һәм хакимият вәкилләре уртаклашты. Аларның барысы да диярлек динамик драматургияне, яшь артистларның чын күңелдән уйнавын, татар мәдәнияте белән элемтәгә керү һәм күренекле шагыйрьнең иҗаты белән танышу мөмкинлеген билгеләп үтте.

Режиссер – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин спектакльне татар телендә дә сәхнәләштерү турында былтыр премьерада әйткән иде. Елена Аржакованың пьесасын Зөмәрә Халитова тәрҗемә итте.

«Ерак йолдызы яктысы» – инде куелган спектакльнең адаптациясе түгел. Без аннан калька ясарга тырышмадык. Без яңа версия ясадык, әмма шул ук вакытта артистларның бурычлары, сюжет төзелеше һәм әдәби-драматургия материалы элеккечә калды. Рус телендәге спектакльдә без шагыйрь иҗатын популярлаштыру максатын куйдык, ә спектакльнең төп темасы репрессияләнүчеләр язмышы булды, ул шагыйрьнең тормыш юлы аша күрсәтелде. Бу юлы без авторга якынрак булдык», – дип аңлатты концепцияне Рәшит Заһидуллин.

Ул билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә артистлар профессиональ яктан үскән һәм үз персонажларының фикерен, идеясен, логикасын татар телендә аңлатып бирәләр. «Артистлар башкача уйный башлады – чын күңелдән. Башта барыбер премьера мандражы булды. Ләкин хәзер мин төп геройлар өчен тыныч булуымны аңлыйм», – дип сөйләде ул.

Кунаклар сүзләренчә, премьера районның мөһим мәдәни вакыйгаларының берсе булды. Бигрәк тә мәктәп укучылары өчен.

«Хәзер без Хәсән Туфан иҗатын өйрәнәбез, шуңа күрә бу спектакльне балаларга күрсәтү аеруча мөһим иде. Шагыйрь тормышындагы күп фактларны мин бүген беренче тапкыр белдем. Спектакль аша балаларга безнең ил тарихының фаҗигале сәхифәләре күрсәтелүе дә мөһим. Боларны онытмаска кирәк. Без спектакльгә 7-11 сыйныф укучыларын алып килдек. Балалар белән спектакль турында татар әдәбияты дәресләрендә сөйләшербез дип уйлыйм. Бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында тагын бер кат сыйныфтан тыш дәресләрдә сөйләячәкбез», – диде Балтач гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсөя Идрисова.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада «Ерак йолдызы яктысы» / «Свет далекой звезды» – ике телдә бара торган беренче спектакль. Шунысы кызыклы, Рәшит Заһидуллин үзенең туган көнен нәкъ менә шушы премьера белән билгеләп үтте. Киләсе премьералар республиканың Сарман һәм Мөслим районнарында узачак, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү