Казан автобусларында аудиогид эшли башлый

30 августтан Казан автобус маршрутларында шәһәр турында татар һәм рус телләрендәге тарихи-мәдәни аудиогид эшли башлый, шулай ук җәмәгать транспорты заманча дизайн белән бизәлә.

Проектның концепциясе Казан Мэриясе тарафыннанэшләнде. Ул 12 автобусны, аерым алганда 4 автобус маршрутында (№2, №6, №90, №91) 3 әр автобусныколачлаячак. Нәкъ әлеге маршрутларны сайлау аларныңозынлыгы һәм шәһәрнең төрле өлешләрен колачлау беләнбәйле.

Аудиогид Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Җәмәгать транспортында барганда шәһәр халкы һәм кунаклары Казан микрорайоннары, бистәләре, тарихи шәхесләре, урам исемнәре, топонимнар, шәһәрнең уникаль урыннары, парклар, һәйкәлләр, тарихи биналар турында кызыклы мәгълүмат белә алачак.

Шулай ук аудиогид сирәк ишетелә торган мәгълүматны да үз эченә ала: бу – шәһәр риваятьләре, гореф-гадәтләр, вакыйгалар, күренекле урыннар, кызыклы фактлар, социаль инфраструктураның мөһим объектлары һәм танылган шәхесләр турында хикәяләр.

Кыска мәгълүмат, транспорт барганда, тукталышлар арасында яңгыраячак. Шул ук вакытта мәгълүмат берничә вариантта төрле атналарда ишетеләчәк, чөнки бер объект буенча мәгълүматның төрле вариациясе булачак. Шул рәвешле, һәр маршрутта 100дән артык мавыктыргыч факттәкъдим ителәчәк.

Аудиогидны яздыруда танылган актерлар, радио һәм телевидение алып баручылары катнашты: Татарстанның халык артисты Роман Ерыгин, Татарстанның атказанган артистлары Фәнис Җиһаншин, Эмиль Талипов, Гөлназ Нәүмәтова, К.Тинчурин исемендәге театр артисты РезедәСәләхова, Казанның яшь тамашачылар театры артисты Полина Малых, «Тәртип радиосы»ның башкарма продюсеры Айваз Садыйров, «БИМ-радио» алып баручысы Артем Рычев, «Эфир» телекомпаниясе алып баручысы Анастасия.

Аудиогидның фәнни консультанты – тарихчы, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов. Аудиогидның музыкаль бизәлеш ягы өчен яшь пианистка һәм композитор Миләүшә Хәйруллина җаваплы.

Аудиогидның текстларын тарихчы, журналист, «2021 елда Казанның иң яхшы экскурсоводы» исемен алган Марк Шишкин; журналист, туган якны өйрәнүче, музыкант Рәдиф Кашапов; тарихчы, 2019-2022 елларда Милли архив директоры Илдар Шәфыйков язган.

«Безнең төп максат пассажирны ялыктырмау иде. Шуңа күрә без бик кыска, шул ук вакытта бай эчтәлекле мәгълүмат белән чикләнергә булдык.  Аның күпчелеге урамнар исеме, теге яки бу районнарда күпләп йортлар салу белән бәйле. Авырлыклар да булды. Мисал өчен, Алтаң бистәсе (90 нчы маршрут) тарихын ничек сөйләргә? Чөнки биредә йортлар күптән түгел генә салына башлады, ә моңа кадәр кыр иде. Без барыбер урам исемнәренә нигезләндек. Көек, Салмачы бистәләре кырыйлары да борынгы тарихка ия. Әгәр 91 нче маршрутны алсак, ул – Биектау, Дәрвишләр бистәсе – болар барысы да бай тарихлы урыннар. Без казанлыларга шәһәрнең үзәк белән генә чикләнмәвен җиткерергә теләдек. Бөтен маршрутлар да бай эчтәлекле дип саныйм. Һәрбер микрорайонны үзебез, экскурсияләрдә йөреп, өйрәндек. Һәркайсында кызыклы мәгълүмат җитәрлек һәм һәрберсен күңелне биреп эшләдек», – диде Айрат Фәйзрахманов.

Моннан тыш, аудиогид текстларының барлык вариацияләрен, гомумән алганда, аның тулы версиясен алга таба аудиоязмалар рәвешендә махсус ресурста ишетеп булачак. Моны теләге булган һәркем автобусларда урнаштырылган QR-код аша түләүсез тыңлый алачак.

Сайлап алынган маршрутлар эчке һәм тышкы яктан заманча дизайн белән бизәләчәк. Биредә рус-татар телләрендәге сөйләүлек, Казанның истәлекле урыннары сурәтләнгән кызыклы рәсемнәр, яшьләр мемнары, заманча Татарстан турында креатив инфографика, автобуслар маршруты турында мәгълүмат, юмористик форматта язылган кагыйдәләр, автобусларда куллану өчен кирәкле сүзләрне күрергә мөмкин.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында йөри башлаган «Туган телләр поезды» концепциясен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов хуплады һәм әлеге концепцияне автобусларда дәвам итәргә тәкъдим итте. Без аны ук кабатламаска булдык, һәм шулай яшьләрчәрәк стиль  килеп чыкты. Бу проектның максаты – Казаныбызны популярлаштыру, аңа бераз яңа караш ташлау. Үзебез дә Казанда яшәсәк тә, бер үк урамнарда йөрсәк тә, биредә нинди кызыклы биналар, тарихи урыннар барлыгын, урамнарның кем исеменә аталганын белмибез. Туристлар кебек, шәһәребезне яңадан ачсак иде. Шул исәптән әлеге проект аша татар теленә дә өйрәтүне күзалладык. Яшьләрчәрәк стильдә ясап, аудиогид белән баеттык», – диде Казан Башкарма комитеты урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Искәртеп узыйк, әлеге проектны булдыруга 2021 елның 20 сентябреннән метрода йөри башлаган «Туган телләр поезды» сәбәпче булды. Ул – Казан Мэриясенең Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тормышка ашырылган уңышлы проектларының берсе. Гадәти булмаган поезд 6 вагоннан тора. Пассажирлар татар, рус, мари, чуаш, мордва, удмурт, грузин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка телләрдә гыйбарәләр укый ала. Вагоннарда милли киемнәрдәге егет һәм кыз, бөек татар шагыйре – яшь Габдулла Тукай белән фотога төшү өчен селфи-поинтлар да урнаштырылган. Шәһәрхалкыннан һәм туристлардан проект турында бик күп уңай фикерләр ишетелә. Поезд 1 мартка кадәр генә йөриячәк дип планлаштырылса да, халык теләге буенча ул әле дә йөрүен дәвам итә.


Фикер өстәү