Казанда “Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә” студентлар фестиваленә йомгак ясалды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылган “Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә” I региональ этномәдәни студентлар фестиваленең гала-концерты узды. Чарада йөздән артык студент катнашты.

— Татарстан тарихында беренче тапкыр югары уку йортлары студентлары өчен үткәрелгән этномәдәни фестивальнең уңышлы башланып китеп төгәлләнүе һәм шушы дәрәҗәгә җитүе — безнең республикабызда булган милли сәясәтне дә, икьтисадый сәясәтне дә чагылдырган бер зур өлеше. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында үткәрелгән фестивальләрнең әһәмияте искиткеч зур. Бергә дус яшәгәндә генә, бөтен булган проблемаларны хәл итәргә була, — диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Фестиваль Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысасында үткәрелә. Фестивальне Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университеты оештырды.

Киләсе елларда фестивальгә чит илдән килгән студентларны да җәлеп итәргә ниятлиләр.

— Киләчәктә мондый зур мөмкинлекләре булган университетта без колачлырак, күләмлерәк чаралар үткәрә алырбыз. Яңа киләчәк тәкъдимнәрен исәпкә алып биредә матур сәнгать күренешләрен күреп сокланырга язсын, — диде Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.

— Әле бу беренче фестиваль, монда һәрберебез үзебез өчен яңа шартлар күрдек. Һәрбер фестивальнең башы авыр башлана, сезнең ярдәмегез белән фестивальнең киләчәге бик зур булыр дип ышанабыз, — диде Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһанов.

Чарада республиканың 8 югары уку йорты студентлары катнашты. Фестивальне Россиянең күпмилләтле мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшьләр арасында традицион халык иҗатын популярлаштыру, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли сәнгатенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән студентлар иҗатын үстерү максатыннан үткәрелде.

— Мондый чаралар милләтләрне берләштерү, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен бик кирәк. Без монда бергәләшеп биибез, җырлыйбыз, күңел ачабыз. Татар фольклоры ансамбле булсак та, бүген без бергәләп Идел буе халыкларының җырларын башкарырга теләдек, — диде КФУның “Бәйрәм” ансамбле катнашучысы Зәлия Саттарова.

Концерт ахырында барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды.

                Ләйсән САФИНА

 


Фикер өстәү