Балалар ялы өчен кешбэк кайтарыла

25 майда Россиядә балалар лагерьларына юллама өчен түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтару (кешбэк) программасы эшли башлады. Өч көн эчендә генә дә барлыгы 700 миллион сумлык 21 мең тур сатып алынган.  «Ростуризм» башлыгы Зарина Догузова әйтүенчә, юлламаларның уртача бәясе – 33 мең сум. Якындагы биш көн эчендә лагерьларга юллама сатып алучыларның картасына юллама хакының 50 проценты кире кайтарылачак (әмма егерме мең сумнан да күбрәк түгел).

Исегезгә төшерәбез: балалар лагерьларына тур бәясенең яртысын кире кайтаруны Президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында тәкъдим итте. Бала өчен кешбэклы турны 31 августка кадәр сатып алырга мөмкин (лагерьдан 15 сентябрьгә кадәр кире кайту шарты белән).

Россия Хөкүмәте программасын гамәлгә ашыруга 5 миллиард сум бүлеп бирелгән. Юлламаны программа пәйда булганчы сатып алган ата-аналар да кешбэк алырга мөмкин. Акча «Мир» картасына автомат рәвештә кире кайтарыла. Программадан 350 мең баланың файдалана алуы күздә тотыла.

 

 


Фикер өстәү