Газетага язылу

Герой-аналарга киләсе елдан автомат рәвештә 1 миллион сум түли башлаячаклар

“Герой-ана” исеменә лаек булган хатын–кызлар киләсе елның 1 гыйнварыннан Социаль фонд аша автомат рәвештә бер тапкыр 1 миллион сум ала башлаячак. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасы депутаты Владимир Исаков сүзләренә таянып яза.

Депутат әйтүенчә, Социаль фонд Герой-аналарга түләүне автомат рәвештә күчерәчәк. Россия Хезмәт министрлыгы бу җәһәттән проект эшләгән.

Парламентчы сүзләренә караганда. әлеге яңалык кәгазь боткасыннан коткару мөмкинлеге бирәчәк: хатын-кызларга үзләренең статусын раслау өчен документлар җыярга туры килмәячәк.

Исаков аңлатып үткәнчә, бүләкләү турында указга кул куелуга, система моны үзе үк “күреп” алачак һәм Герой-анага бер нәрсәне дә дәлилләргә кирәк булмаячак.

Исегезгә төшерәбез: “Герой-ана” исеме 10 һәм күбрәк бала табып үстерүчеләргә бирелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре