Газетага язылу

Казанда Росгвардиянең Җыр һәм бию академик ансамбле концерты булды

Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында Россия Федерациясе мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә казанышлары өчен ордены белән бүләкләнгән Росгвардиянең Җыр һәм бию академик ансамбле чыгыш ясады.

Казанда Росгвардиянең Җыр һәм бию академик ансамбле концерты булды

Коллективны ансамбльнең сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры – Россия Хезмәт Герое, Россиянең атказанган артисты, П.И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе профессоры, генерал-майор Виктор Елисеев җитәкли. Ансамбль җитәкчесен Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсе башлыгы, генерал-лейтенант Рөстәм Гомәров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров сәламләде.

Бу чара белән Росгвардиянең иҗат коллективы Идел буе федераль округының шәһәрләре буйлап гастроль турын тәмамлады. Ул Росгвардиянең 10 еллыгына һәм хокук тәртибе гаскәрләренең 215 еллыгына багышланган иде. Концертлар Түбән Новгородта, Самарада, Чабаксарда һәм Ульяновскида да узган. Ансамбль Ярославльдә тагын бер концерт куйганнан соң, Мәскәүгә кайтачак.

Оркестр, хор һәм балет төркемнәре башкаруында төрле еллардагы ватан сәнгатенең иң яхшы әсәрләре яңгырады: Бөек Ватан сугышы турында совет җырлары һәм заманча патриотик композицияләр, белорус, чегән, казак мотивлары, Леонид Утёсов җырлары темаларына попурри, Идел буе халкына якын «Сормовская лирическая» («Идел киңлегендә, Ырактагы Стрелкада») кебек җырлар, шулай ук Казан халкы яраткан «Я люблю тебя, Татарстан» җыры.

«Без үз иҗатыбыз аша Росгвардия, аның нәрсәләр эшләве, безнең нинди искиткеч солдатлар булуы, аларның СВОда бурычларын батырларча үтәүләре турында сөйлибез. Моннан тыш, мин сезнең шәһәрне яратам, ул бик матур, уңайлы һәм гүзәл. Казанда мине кешеләр — елмаеп торучы һәм ярдәмчел халык сокландыра», – дип фикерләре белән уртаклашты ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, генерал-майор Виктор Елисеев.

 

 

Концерт ахырында тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ансамбль коллективына зур чәчәк букеты тапшырдылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре