Газетага язылу

Руслан Гаджиев: «Нефть һәм кешеләр – Татарстанның төп байлыгы!»

Россия Дәүләт Думасы депутатлары Әлмәттә «СМП-Нефтегаз» компаниясе коллективы белән очрашты.

Очрашу барышында Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев: «Нефть һәм кешеләр — Татарстанның төп байлыгы! Алар  икътисадый үсешкә тотрыклы нигез сала, нефть химиясе кластерының сәнәгатьтәге мөмкинлекләрен булдыра , фән үсешенә ярдәм итә, муллык нигезе булып тора», – дип белдерде.

Очрашу барышында депутатлар предприятие коллективы белән нефть-газ тармагын үстерүнең көн кадагына суга торган мәсьәләләре һәм сәнәгать секторы хезмәткәрләренә ярдәм чаралары турында сөйләште.

Чарада Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасы хезмәт кешеләрен хөрмәтләүгә мисал итеп китерелде. Ул, Рәис Указы нигезендә, дәүләт, җитештерү, фәнни-тикшеренү, социаль-мәдәни өлкәләрдә, иҗтимагый эшчәнлекнең башка өлкәләрендә күренекле нәтиҗәләргә ирешүчеләрнең казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану максатыннан, быел 1 майда ачылды. Хәзер бөтен республика күләмендә күренекле һөнәр ияләренә исемле таныклыклар тапшыру тантаналары уздырылып килә.

Электрон мактау тактасы Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә булдырылган. Барлыгы 4,6 мең предприятиедән 15 меңнән артыграк һөнәр иясе лауреат таныклыгына ия булган инде. Лауреатлар исемлеген  һәр ел саен яңарту күздә тотыла.

Очрашу барышында яшь белгечләр әзерләү һәм эшче абруен ныгыту мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре