Бәйрәм уңаеннан: «Үзебез саклыйк»

Урам тулы халык, күңелләрдә өмет, һәр тарафта бәйрәм рухы. Кемнәрдер 30 августны шулай тасвирлый. Популяр җырчылар җитәкләгән гармунчылар парады, төрле фестивальләр, кичке концерт, чираттагы ял көне. Республика көнен әнә шулай күрүчеләр дә бар. Әлеге тарихи бәйрәмнең әһәмиятен, аның мәгънәсен онытып бетермәс өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев фикеренчә, бүген безгә Татарстанны, федерализмны, Россия Федерациясе һәм Татарстан Конституциясендә язылган милли-мәдәни хокукларны якларга кирәк.

– Республика көне – безнең буын өчен дә, Татарстан һәм аның тарихы белән кызыксынган, милләт өчен борчылган башка бик күпләр өчен дә зур вакыйга. Декларация республиканың бүгенге уңышлары нигезендә ята. 1990 елның 30 августында Ирек мәйданы тулы халык иде. Бер елдан соң да бу көнне Болак буйлары, Ирек мәйданы, Кабан күле буе кеше белән тулды. Казанда гына да 400 мең кеше әлеге зур вакыйганы бәйрәм итәр өчен урамнарга чыкты. Менә шундый зур бәйрәм иде! – дип сөйләде ул. – Бүген халыкның республикага карата мөнәсәбәтен бу көннең әһәмиятен аңламау яки аңларга тырышмау гына билгеләми. Хәзер яңа буын үсте. Алар без белгән Татарстанны белмиләр. Хәзерге буын искиткеч алдынгы республикада яшәргә күнеккән. Ләкин без аларга Татарстанны сакларга кирәклекне аңлатырга тиеш. Чөнки хәзер федератив дәүләт төзелешен бөтен кеше дә яратмаска мөмкин. Унитар дәүләт төзергә кирәк, Россиядә бер генә милләт, бер генә дин булсын, диючеләр дә бар бит. Шуңа күрә хәзер Татарстанны, федерализмны, Россия Федерациясе һәм Татарстан Конституциясендә язылган милли-мәдәни хокукларны якларга  кирәк дип саныйм. Демократик тормыш кануннар үтәлеше, халык ихтыярына бәйле. Милли һәм сәяси битарафлык яшьләребезне имгәтмәсен иде.

Күңел ачу белән мавыгып, бу көннең мәгънәви ягын онытырга ярамый. Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев әнә шундый фикердә.

– Республика көне – тарихи, татар халкы өчен бик әһәмиятле бәйрәм. Бу шулай булды һәм булачак та. Ләкин бәйрәмнәр күңел ачуга гына кайтып калырга тиеш түгел. Тарихи кыйммәте зур булган бәйрәм – бигрәк тә. Бу көн – уйлану, үткән юлны барлау, ниндидер нәтиҗәләр ясау, үзебезнең бүгенге урынны билгеләү, киләчәкне фаразлау, җитди мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшү өчен яхшы нигез. Һәм мондый бәйрәмнәр, һичшиксез, бик кирәк. Соңгы арада, күңел ачу белән мавыгып, бу турыда оныта башладык, – диде ул. – Бәйрәм элек ничек булган да, хәзер ничек, дип чагыштыру бик үк дөрес булмас. Чөнки 1990 нчы елларда халыкның кәефе башка, өметләре зурдан, офыклар да ачыграк кебек иде. Дөнья үзгәрә, һәм без моны берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Кызганыч, бар нәрсәне дә элеккечә калдырып булмый. Яңа сәяси шартларга һәм, гомумән, яңа тормышка яраклашырга гына кала. Билгеле, моны битарафлык белән бутарга ярамый. Әйткәнемчә, бәйрәм итүнең рәвеше үзгәрсә дә, мәгънәви ягы кимергә тиеш түгел.

Журналист Альберт Шакиров фикеренчә, безгә бу көннең эчтәлек-мәгънәсен ача торган сәнгать әсәрләре булдырырга кирәк.

– 30 августны Республика көне дип бәйрәм иткәннәрен күптән ишеткән юк инде. Күпләр, бигрәк тә яшь буын бу көнне күңел ачу чарасы буларак кабул итә. Гомумән, 16–17 яшьләр тирәсендәгеләр, ягъни безнең дәвамчыларыбызның фикерләвендә миллилек, татарлык сизелми. Белмим, бәлки алар кешенең аңында соңрак барлыкка киләдер, – диде ул. – Республика көненә үз статусын кире кайтару өчен хәйран гына тырышырга туры киләчәк. Аның мәгънәсен, әһәмиятен аңлатырга, сөйләргә кирәк. Әйтик, әлеге темага кагылышлы видеоязмалар эзли башлыйсың икән, 1990 нчы елларда төшерелгән кадрларны гына табып була. Безгә бу көннең эчтәлек-мәгънәсен ача торган сәнгать әсәрләре булдырырга кирәк. Әйе, ул безнең тирән тарихыбыз түгел, яңа тарих. Ләкин ул да – тарих бит. Әлеге вакыйгалар  тормышыбызда үз урынын табарга тиеш.

Блогер Ләйлә Лерон да бу көн турында күбрәк аңлатырга, күбрәк сөйләргә кирәк дигән фикердә.

– 1985–1990 нчы елларда туган, шул чорда үскән яки республика өчен мөһим вакыйгаларның шаһиты булганнар әлеге бәйрәмнең әһәмиятен дә, мәгънәсен дә яхшы аңлый. Яшь буынга да бу хакта сөйләргә иде. Үз телләрендә, аңлаешлы, үтемле итеп. Чөнки алар бу көнне, беренчедән, Шәһәр көне дип атый. Икенчедән, күңел ачып, бушлай концерт карап кайту мөмкинлеге буларак кабул итә. Бәйрәм көнне дә республика тарихының бу битләре телгә алынмый икән, ул мәгълүматтан мәхрүм калган яшьләр бу көннең мәгънәсен ничек аңласын?

Гаилә эчендә битараф булмау шулай ук мөһим. КФУ студенты, Казан кызы Алинә Зарипова бу көнне кечкенәдән көтеп ала.

– Башкаларда ничектер, әмма безнең гаиләдә 30 август – чын бәйрәм. Әти-әнием өчен – бигрәк тә. Бәйрәм рухын миңа да кечкенәдән үк сеңдерде алар. Казан урамнары буйлап җәяүләп йөрү, бәйрәм чараларына чыгу ниндидер кечкенә бер традициягә әйләнде. Үсә төшкәч, Республика көнен ни өчен нәкъ менә 30 августта билгеләп узуларын да сөйләделәр. Соңгы елларда бәйрәм көнен милли киемнәребезне киеп каршылау шулай ук матур гадәткә керде, – дип сөйләде Алинә.

Лилия Гыймазова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү