Башкортостанның Нефтекамск шәһәрендә «Лада Приора» автомобиле белән бәрелешкәннән соң, 53 яшьлек мотоциклчы үлгән. Бу хакта Башкортостан ЮХИДИ хезмәте җитәкчесе Владимир Севастьянов сөйләгән, дип яза «Башинформ».
Юл-транспорт һәлакәте кичә Янаул урамында булган. Мотоциклда ир-атның теркәлмичә йөрүе билгеле.
Ир үзәк шәһәр хастаханәсендә алган җәрәхәтләрдән үлә.