Куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә 17 яшьлек кыз үлгән

Башкортстанның Краснокамск районында көчле авариядә 17 яшьлек кыз һәлак булган.

Фаҗига кичә 25 июльдә Түбән Кама-Янаул автоюлының бишенче чакрымында була. Ике җиңел машина бәрелешә. ВАЗ-2109 машинасы белән идарә итүче 26 яшьлек шофер икенчел юлдан чыкканда «Лада приора»га бәрелә. Ике машинада барысы 6 кеше була, «девятка»дагы кыз шунда ук үлгән.

«Приора» шоферына һәм ВАЗның өч пассажирына медицина ярдәме кирәк була. Аларны Нефтекамск шәһәре хастаханәсенә илткәннәр.


Фикер өстәү