Төнлә булган юл-транспорт һәлакәтендә өч бала һәм аларның әтиләре үлгән

Волгоград өлкәсендә авариядә өч бала һәм бер өлкән кеше һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе телеграм-каналында фаҗига 18 августка каршы төндә Р-22 трассасында, җиңел автомобиль һәм ике йөк машинасы бәрелешә.

«Хендэ» машинасы каршы як полосага чыга һәм каршыга килгән «Ман» фурасына, аннары «Вольво» йөк машинасына бәрелә. «Ман» фурасы белән 54 яшьлек ир-ат, «Вольво» белән 62 яшьлек ир-ат идарә иткән була.

Нәтиҗәдә «Хендэ» машинасы пассажирлары — 14 яшьлек малай, 11 яшьлек кыз һәм 4 яшьлек малай, 44 яшьлек машина йөртүче һәлак була. Шушы машина салонындагы 36 яшьлек пассажир хатын имгәнә, аны хастаханәгә озаталар.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, «Хендэ» машинасында бер гаилә кешеләре булган. Исән калган хатынның ире һәм 3 баласы үлгән. Алар Санкт-Петербургта яшәгән. Хатынның гомерен саклап калу өчен табиблар көрәшә, аның хәле авыр дип бәяләнә.

Фура йөртүчеләргә медицина ярдәме кирәк булмаган.

 


Фикер өстәү