Татарстан көнендә түбәнкамалылар ретро-трамвайда йөри алачак

Татарстан Республикасы һәм шәһәр көнендә Түбән Камада ретро-трамвай йөриячәк. 87 нче номерлы Вагон 2 нче маршрут буенча хәрәкәт итәчәк, дип хәбәр ителә Түбән Кама районы матбугат хезмәтенең Telegram каналында.

Раритет вагон салонында үзәк китапханә хезмәткәрләре бәйрәм программасын оештырачак-алар пассажирларны Татарстан тарихы белән таныштырачаклар.

Беренче рейс 9:30га планлаштырылган, шулай ук трамвай 10:36, 12:16 һәм 13:24 сәгатьтә чыгачак.

 


Фикер өстәү