Көрәш буенча Татарстан чемпионаты җиңүчеләре билгеле булды (ИСЕМЛЕК)

Казанда көрәш буенча Татарстан чемпионаты тәмамланды.

Командалар арасында беренче урынны – Лаеш, икенче урынны – Әлмәт, өченче урынны Чаллы егетләре яулады.

Үз үлчәү категорияләрендә Абрамов Алексей (Лаеш), Димиев Илназ (Лаеш), Бильданов Рафаэль (Әлмәт), Кәримуллин Динар (Лаеш), Сәетов Алмаз (Теләче), Галимуллин Ранис (Лаеш), Төхвәтуллин Илмир (Казан), Хәмитов Элдар (Чаллы), Сәлахов Радик (Лаеш), Гыйләҗетдинов Ранис (Чаллы) җиңү яулады.


Фикер өстәү