Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышы башланды. Кайдан карап була?

Казанның «Ак барс» көрәш сараенда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе башланды. Быелгы турнирда 45 командадан 350дән артык спортчы бил алыша.

Казан келәмендәге алышларны https://youtu.be/0nhjPI_iPg8, https://youtu.be/sIk4n_oanpg, https://youtu.be/4eGkQ13vSlA сылтамалары аша күзәтеп була.

Узган бәйгенең җиңүчеләре

60 кило
1. Илсур Гыймадетдинов (Кукмара).
2. Раббани Нургалиев (Вахитов).
3. Рәсим Хаҗиев (Әлмәт).
3. Инсаф Габдрахманов (Саба).

65 кило
1. Илназ Миңмуллин (Балтач).
2. Ирек Әхмәтханов (Балтач).
3. Дмитрий Левашов (Чаллы/Комсомол).
3. Илдар Закиров (Минзәлә).

70 кило
1. Искәндәр Мортазин (Әлмәт).
2. Айназ Тимеров (Чаллы/Комсомол).
3. Рамил Хәкимҗанов (Арча).
3. Марсель Җамалетдинов (Вахитов).

75 кило
1. Ленар Садыйков (Чаллы/Комсомол).
2. Рафаэль Кәлимуллин (Түбән Кама).
3. Рамил Синәкәев (Әлмәт).
3. Илназ Рамазанов (Тукай).

80 кило
1. Ренас Кәлимуллин (Теләче).
2. Марат Кәримов (Әлмәт).
3. Альберт Рәхмәтуллин (Минзәлә).
3. Тимур Сафин (Тукай).

85 кило
1. Раил Сәләхетдинов (Кукмара).
2. Ринас Садаров (Тукай).
3. Фаяз Зарипов (Арча).
3. Илнур Камалов (Минзәлә).

90 кило
1. Илнар Галимов (Алабуга).
2. Илсур Сафин (Минзәлә)
3. Айрат Сәмигуллин (Әлмәт).
3. Фәнил Каюмов (Чаллы/Автозавод).

100 кило
1. Эльдар Хәмитов (Чаллы/Комсомол).
2. Лениз Абдуллин (Вахитов).
3. Марат Миначев (Биектау).
3. Булат Мусин (Яңа Савин).

130 кило
1. Муса Галләмов (Теләче).
2. Раил Нургалиев (Биектау).
3. Радик Сәлахов (Әлмәт).
3. Ринат Дәүләтшин (Кукмара).

130+
1. Сергей Павлик (Зәй).
2. Фәрхәт Фәйзуллин (Теләче).
3. Илнур Зәйнуллин (Арча).
3. Фирдус Зәйнуллин (Яшел Үзән).

Командалар беренчелеге

1. Әлмәт
2. Чаллы/Комсомол
3. Теләче
4. Кукмара
5. Түбән Кама
6. Арча
7. Минзәлә
8. Балтач
9. Вахитов
10. Актаныш


Фикер өстәү