Мәңгегә, гомергә истә калсын: Казан Республика көнен ничек бәйрәм итте?

Барыбыз өчен дә әһәмиятле көн. 31 ел элек тә шулай булган, хәзер дә. Дөрес, хәзер инде «көннәр» дияргә дә буладыр. Республика һәм Шәһәр көненә багышланган чаралар шулкадәр күп, аларны бер көндә генә уздырып һәм карап бетерү мөмкин түгел. Быел алар ничек узды соң?

Бәйрәм чаралары быел августның 25еннән үк башланды. «Безнең каһарманнар» яшьләр әдәби марафоны, «Быть…» күргәзмәсен ачу, туберкулезга каршы көрәшне символлаштыручы «Ак чәчәк көне» шәһәр бәйрәме, «Түгәрәк уен» фольклор фестиваленең ачылышы… Ниләр генә булмады да шәһәр халкы һәм кунаклары өчен ниләр генә оештырылмады.

«Ой, какие красавицы!»

Халыкны аеруча күп җыючы чаралар исә 29ы башланып китте. Традицияләргә тугры калып, Иске Татар бистәсендә җәелеп китеп «Печән базары» эшләде. Мәрҗани урамында XX гасыр башы мохитен тудыручы иммерсив тамаша да күрсәттеләр. Шунда ук икенче тапкыр уздырылучы «Милли кием» фестивале башланды. Быел ул гаилә кыйммәтләренә багышланган иде. Шуңадырмы, олысыннан кечесенә кадәр милли киемнән килүчеләр бик еш очрады. Игътибарны бигрәк тә кечкенә калфак яки түбәтәй кигән сабыйлар җәлеп итте. Бала итәкле күлмәкләрен җилфердәтеп татар халык көйләренә шома басучы апа һәм әбекәйләргә дә сокланмый үтү мөмкин түгел иде. Узган ел белән чагыштырсак, быелгы «Милли кием» фестиваленә җаваплырак караганнар күк тоелды.

Ә дизайн-маркетка килгәндә, анда быел да Татарстан һәм чит төбәкләрдән милли эшләнмәләр (милли бизәкле киемнәр, букчалар, бизәнү әйберләре, блокнотлар, агачтан ясалган табак-савытлар, китаплар, өстәл уеннары, уенчыклар һәм башкасы) белән мавыгучыларны чакырганнар иде. «Безнең өчен бик мөһим чара бу. Бирегә килеп, үзебезнең хезмәт җимешләрен тәкъдим итә алабыз. Елга бер генә булса да, озакка истә кала ул «Печән базары», – дип сөйләде милли калфаклар сатып торучы бер ханым. Якында гына тәм-том белән сыйлаучылар күренде, Татарстан фермерлары быел да үз продукцияләрен тәкъдим итәргә дип тезелеп баскан иде. Ике көндә дә әлеге ике мәйданчык иң популярлар рәтендә булды, дисәм, ялгышмам.

Алыш-биреш кенә түгел, «Печән базары»нда ел саен төрле темаларга багышланган лекторийларда да катнашырга мөмкин. Быелгы фестиваль искәрмә булмады. Фикер алышулар, дискуссияләр белән бер вакытта Иске Татар бистәсендә квестлар, Казанның тарихи үзәге буйлап экскурсияләр дә оештырылды. Шундый экскурсияләрнең берсен тыңлаучылар белән Каюм Насыйри урамында очраштык. Татарстан башкаласының тарихы һәм бүгенгесе белән кызыксынучылар агымына каршы Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең ярымфиналына җыелган сылукайлар атлый иде. «Ой, какие красавицы!» – диештеләр беренче төркемдә. Бәйрәмне милли костюмнары, табигый матурлыклары белән тагын да ямьләндерүче әлеге кызларның авыз тутырып урысча сөйләшүләрен генә аңламадым. Тикшереп карадык – татарча беләсез бит сез, кызлар! Башыңны горур күтәреп, сөйлә инде үз телеңдә…

Мәңгеләштерелгән хәтер һәм заманча экстрим-парк

Һәм, ниһаять, бәйрәм таңы атты! Иртәнге ашка – бәйрәм коймаклары, Инстаграм аша котлашулар, ду китереп, бәрәңге алулар. Һәркем үзенчә бәйрәм иткәндер. Казан халкы һәм кунакларына исә чараларны берьюлы берничә мәйданчыкта әзерләгәннәр иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге чараларның күбесен тамаша кылырга өлгерде. Бәйрәм көнендә  күренекле язучы Кави Нәҗми һәм аның тормыш иптәше, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмова яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды.

– Алар – безнең милләтебез, республикабыз өчен бик күп хезмәт куйган кешеләр. Быел Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың тууына 120 ел тулды. Истәлек такталарының нәкъ менә юбилейларына туры китереп, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, Республика көнендә ачылуы да дөрес булды дип уйлыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов тантаналы чарада.

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев исә ачылыш тантанасында Кави Нәҗминең Сталин премиясен алу тарихын искә алды.

– Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы дөнья күргәч, Сталин өлкә комитетының беренче секретарена шалтырата, ул урынында булмагач, хәтерем ялгышмаса, өлкә комитетының идеология буенча секретаре Рәхмәтуллин белән сөйләшә. «У вас есть такой писатель – Кави Наджми? Как вы его оцениваете?» – дип сорый. «Безнең данлыклы язучыбыз, халык бик яратып укый», – дип җавап бирә Рәхмәтуллин. «Я тоже так считаю», – ди Сталин һәм трубканы куя. Шуннан озак та үтми, Кави Нәҗмигә Сталин премиясе бирү турындагы карарга кул куела, – дип сөйләде Минтимер Шәймиев.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев «УРАМ» экстрим-паркының өсте ябулы комплексы белән таныштылар. Әлеге комплекс спорт сөючеләргә ел әйләнәсе шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк. Монда шулай ук бию белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус зона, лекторийлар уздыру өчен мөмкинлекләр, ял итү бүлмәләре һәм башкалар булыр дип көтелә. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сүзләренчә, паркның әлеге өлеше файдалануга тапшыру турында акт алган инде. Хәзерге вакытта биредә тест чаралары үткәрелә.

Гади ат һәм тимер ат бәйрәме

Ул арада Казан үзәгендә башка чаралар да гөрләде. Камал театры каршындагы мәйданда 1985 елдан бирле уздырылучы «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивале башланып китте. Быелгы бәйрәмдә 32 төбәктән 48 коллектив, меңгә якын кеше катнашты. «Монда Татарстан гармунчылары гына түгел, ә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар оешмалары алып килгән иҗат коллективлары да бар. Безнең максат – әлеге фестивальне татар җәмәгатьчелеген һәм кунакларны туплый алырдай мәйданга әверелдерү иде, һәм без моңа ирештек», – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. Бәйрәм концертыннан соң катнашучылар Казан Кремленә таба юл тотты. Гармунчылар парадын исә Фирдүс Тямаев җитәкләде.

Көндезге сәгать икедә Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамында – «Казан сөлгесе» фестивале, ә Казан Кремлендә халыкара «TatCultFest» заманча татар мәдәнияте фестивале башланды. Быел халык җырлары һәм биюләренә багышланган «Казан сөлгесе» 600дән артык катнашучыны җыйган. 28–30 августта Татарстан башкаласы онлайн сайлап алу турын узган катнашучыларны кабул итте. Республика һәм Шәһәр көннәрендә алар халык өчен чын бәйрәм ясады. Озын сүзнең кыскасы: Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданнан берәү дә биемичә китмәде.

Кремль янындагы мәйданга исә альтернатив музыка, заманча сәнгать сөючеләр җыелды. Алтынчы мәртәбә уздырылучы «TatCultFest» фестивален Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев тә тамаша кылды. Быел фестивальгә Россия, Германия, АКШ, Төркиядән 100гә якын музыкант, медиарәссамнар, график дизайнерлар һәм галимнәр килгән. Алар Казан Кремленең төрле мәйданчыкларында лекцияләр, мастер-класслар, арт-объектлар күргәзмәләре оештырган иде. Барысы белән дә танышканнан соң, Президент фестиваль мәйданчыгыннан «Урал» мотоциклына утырып китте. Бәйрәм уңаеннан уздырылган «Кызыл Кремльдән – Ак Кремльгә» мотойөрешендә катнашучы 600дән артык байкерлар колоннасын да ул җитәкләде.

Тимер аттан төшүгә, Рөстәм Миңнеханов «Казан» ат-спорт комплексында узучы традицион ат чабышларын да карап кайтты. Бәйрәм программасында барлыгы 14 старт иде. Татарстан Президенты призына оештырылган узыш исә көннең төп вакыйгасына әверелде. Әлеге ярышта беренче булып Станислав Гончаровның Бернардино Чарм кушаматлы аты килде.

Яна торган диварлар һәм «бии торган» салют

Быелгы бәйрәм чараларының тагын бер үзенчәлеге – Казан мэриясе бинасының балконында узган шигъри перформанс. Сәгать уклары кичке сигезне күрсәтүгә, бина урнашкан урамда утлар сүнде һәм башкарма комитет бинасының диварында уникаль картиналар һәм сюжетлар пәйда булды. Биредә Казан театрлары артистлары 1960 нчы елларда иҗат иткән рус һәм татар шагыйрьләренең иң танылган әсәрләреннән өзекләр укыдылар, көйгә салынганнарын җыр итеп башкардылар. Сурәтләр дә нәкъ музыка тактына үзгәреп торды.

Әлеге чара белән бер вакытта «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм концертын гөрләттеләр. Үзем анда булмасам да, концертны барып күргән танышларым барын да хәбәр итеп торды. Дүрт сәгатькә сузылган әлеге чараның төп башкаручылары Татарстанның атказанган артистлары Ришат Төхвәтуллин һәм Фирдүс Тямаев, «Brainstorm» һәм «Cream Soda» төркемнәре булган. Нәкъ 22.00 сәгатьтә Казансу елгасы акватория өстендә бәйрәм салюты кабынды. Быел ул да үзгә иде: салют утлары Эльмира Кәлимуллина башкаруындагы Эльмир Низамов һәм Ренат Харис иҗат иткән «Мин ышанам сиңа, Казан!» җыры белән бер көйгә «биеде».

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү