Балалар коронавирус белән ешрак авырый башлаганнар

Кыш аена караганда, балалар коронавирус белән ешрак авырый башлады. Балаларны авырудан саклау өчен ата-аналарга прививка ясатырга кирәк.

«Хәзер „дельта“ штаммы белән яшьләр дә, балалар да авырый. Кыш ае белән чагыштырганда, балалар күбрәк авырый башлады», — диде РИА Новости агентлыгына табиб-инфекционист Евгений Тимаков.

Балаларны коронавирустан саклау, аларга чир йоктырмас өчен ата-аналарга ковидтан прививка ясатырга кирәк, дип искәртә табиб.


Фикер өстәү