Коронавируска иммунитетның кемнәрдә көчлерәк булуын әйткәннәр

Россиядә коронавирустан чирләүчеләр статистикасы рекордлар куеп, кайбер шәһәрләр сәүдә үзәкләренә халыкны фәкать QR-кодлар белән генә кертеп маташкан бер мәлдә, үзләрен COVID-19 инфекциясе “алмый” торган кешеләр дә бар.

Күп түгел, әмма бар. Карап торышка, аларны башкалардан аерып булмый. Мондыйларның иммун күзәнәкләре, инфекционист Евгений Тимаков әйтүенчә, коронавирусны юк итү буенча “спецназ сугышчылары”на әйләнгән.
Медицина фәннәре кандидаты, табиб-педиатр һәм инфекционист Евгений Тимаков “Говорит Москва” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә белдергәнчә, башта – ковид белән чирләгән, шуннан соң – прививка ясаткан кешеләрдә коронавируска көчле иммунитет булдырыла. Белгеч әйтүенчә, мондыйларның антитәнчекләре бик “тырыш”, шул ук вакытта кабат чирдән саклау өчен җитәрлек күләмдә.
“Гомумән, иң әйбәте шул. Коронавирусның беренче дулкыны вакытында иммунитет әле берничек тә яшеренеп маташмады. Шуңа күрә анда бик әйбәт хәтер күзәнәкләре калды. Ә вакцина бу иммунитетны күнектереп җиткерә һәм иммун күзәнәкләрен коронавирусны юк итү буенча “спецназ”га әйләндерә. Ревакцинация дә шуны ук эшли. Прививкадан соң авырту да иммунитетны көчәйтә”, – дип аңлаткан Евгений Тимаков.
Ул шулай ук кайберәүләрнең ни өчен вакцинага каршы килүенә, мондыйларның кайсы илләрдә күбрәк булуына бәйле фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләренә дә тукталып үткән.
“Прививкалардан баш тарту сәбәпләрен барлаганда, күпчелек илләрдә мондый фикернең вакцинаның әле сыналмаган булуыннан, төрле чирләр китереп чыгару ихтималыннан, ягъни сыйфатыннан курку аркасында пәйда булуы билгеләнгән. Ә безнең илдә прививканы инкарь итүчеләрнең чиплаудан, массалар белән идарә итүдән шикләнү сәбәпле барлыкка килүе ачыкланган”, – дип билгеләп үткән белгеч.
Тимаков вакцинациягә ышану нәтиҗәсендә хәзер коронавирусның яңа дулкыныннан шикләнмичә яшәп ятучы илләргә мисал итеп Израильне китереп үткән.


Фикер өстәү