Бүләкне ул «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрының «Адәмнәр» спектакле өчен алды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының МАКСтагы рәсми каналы хәбәр итә.
Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча куелган спектакль 23 октябрьдә Алматы дәүләт академия курчак театры сәхнәсендә күрсәтелде. Спектакль татар телендә куелды.
Быел фестиваль дөньяның 11 иленнән 14 әйдәп баручы театрны җыйды, шул исәптән Азәрбайҗан, Италия, Франция, Төркия һәм Ираннанда катнашучылар булды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез