Россиядә коронавирусның кайчан чигенә башлаячагын әйттеләр

Илдә коронавирус йоктыручылар саны бу атна дәвамында ниндидер бер күрсәткеч тирәсендә тукталып, ике-өч атнадан соң кими башлаячак. Ләкин күпчелегебездә “дельта” штаммына иммунитет булдырылгач кына чирнең чын мәгънәсендә чигенүенә исәп тотарга мөмкин. Аеруча хәтәр инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов ТАСС хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Бу атна дәвамында чирләүчеләр санының ниндидер бер күрсәткеч тирәсендә тукталып калуын көтәбез. Чикләү чаралары кертелгән урыннарда барыбер дә чирләүчеләр, үлүчеләр саны азрак булачак. Аннан соң “дельта” штаммына күмәк иммунитет барлыкка киләчәк, шул исәптән чир билгеләрен сизмичә генә авыруны кичерүчеләр хисабына. 2-3 атна узгач, “тоннель очындагы утны” күрәчәкбез: чирләүчеләр саны кими башлаячак. Ә аннан соң инде халыкның күпме процентының “дельта” штаммына иммунитеты барлыкка килүеннән чыгып кына фаразлар корырга мөмкин булачак”, – дигән ул.

Жемчугов әйтүенчә, чирне күптәннән кичереп, “дельта” штаммына каршы көрәшүгә көчсез булып чыкканнар күбрәк авырый хәзер.
“Хәзерге вакытта кулланылып килүче барлык вакциналар коронавирусның беренче штаммы – Ухань штаммына каршы ясалган. Ә хәзер “дельта” штаммы өстенлек итә. Мутацияләр нәтиҗәсендә беренчесеннән шактый ук аерылып тора ул. Шул сәбәпле вакциналарның тәэсире 30-40 процентка кимеде, әмма алар барысы да “эшли”. Хәзерге вакытта эпидемиологик вазгыятьнең катлаулануы нәкъ менә шуңа һәм прививка ясатучыларның, авыруны күптән кичерүчеләрнең җиңел формада чирләүләренә бәйле”, – дип аңлаткан ул.


Фикер өстәү