Алексей Песошин эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Бүген – Россия эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен һәм втераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.

“10 ноябрь – күп кенә гаиләләр өчен елның иң әһәмиятле көннәреннән берсе, – диелә котлауда. – Эчке эшләр органнарында хезмәт иткәннәр һәм хәзерге вакытта хезмәт итүчеләр бу көнне котлаулар кабул итә. Бүген җәмгыять сезгә югары таләпләр куя. Шәһәр һәм районнар урамнарындагы тәртип, республикада яшәүчеләрнең тынычлыгы, иминлеге сезгә бәйле. Нәкъ менә сез хакимиятне, закон, гаделлелекне гәүдәләндерәсез. Бары тик эшкә карата җаваплы мөнәсәбәт, һәркайсыбызга игътибарлы мөгамәлә, ә иң мөһиме – профессиональлек белән генә ышаныч яуларга мөмкин.

Соңгы елларда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре резонанс тудырган байтак кына җинаятьләрне ачты, коррупциягә каршы уңышлы гына көрәш алып барыла, республикада узган зур иҗтимагый-сәяси, мәдәни һәм спорт чараларында иминлек тулысынча тәэмин ителә. Каһарманлык үрнәкләрендә тәрбияләнгән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең, антларына һәм хезмәт бурычларына тугры калып, буыннан-буынга килгән традицияләрне алга таба да дәвам итәчәкләренә ышанам.

Эчке эшләр органнары ветераннарына олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сез яшь хезмәткәрләрнең үз эшләренең осталары булып җитешүләренә гаять зур өлеш кертәсез, аларга бай тәҗрибәгезне тапшырып киләсез.

Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!”


Фикер өстәү