Оренбургның коронавирус белән авыручылар дәвалана торган хастаханәләренең берсендә 64 яшьлек ханым тәрәзәдән егылып үлгән.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 9 ноябрь көнне иртәнге бишләр тирәсендә пациентка бинаның өченче катында урнашкан палатадан чыккан, ә бераздан аның гәүдәсен җирдә табып алганнар.
Авыру хатын хастаханәдә 22 октябрьдән бирле дәваланган булган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган.