Алексей Песошин иминлек органнары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Тынычлык һәм иминлек булсын
20 декабрь – Россия иминлек органнары хезмәткәрләре көне. Татарстанның иминлек органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән Премьер-министр Алексей Песошин котлады.

«Иминлек органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булып тора, – диелә котлауда. – Ил мәнфәгатьләрен һәм иминлеген саклау, Россиянең конституцион төзелеше, суверенитеты һәм территориаль бөтенлегенең какшамаслыгын, җәмгыятьтә тотрыклылыкны тәэмин итү сезнең өчен изге һәм мактаулы бурыч булып тора.
Үткәндәге чор каһарманнары үрнәкләрендә тәрбияләнгән иминлек органнары хезмәткәрләренең, антка һәм хезмәт бурычына тугрылыклы калып, алдагы буыннар булдырган традицияләрне киләчәктә дә дәвам иттерәчәкләренә ышанам.
Иминлек органнары ветераннарына аерым җылы рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез Ватанга хезмәт итү үрнәгендә яшь хезмәткәрләрне һөнәри яктан үстерүдә үзегездән саллы өлеш кертәсез, аларга бай тәҗрибәгезне тапшырасыз, һәлак булганнарның гаиләләренә төрле яклап ярдәм итәсез.
Фидакарь хезмәтегез өчен эчкерсез рәхмәт! Киләчәктә дә илебез иминлеге хакына җаваплы яңа бурычларны уңышлы төстә башкарачагыгызга иманым камил.
Ватаныбыз файдасына хезмәттә яңа үрләр, үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек телим!»


Фикер өстәү