Алексей Песошин Россия Иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

20 декабрь – Россия Иминлек органнары хезмәткәрләре көне. Һөнәри бәйрәмнәре белән аларны газета аша Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.

«Иминлек органнары һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булып торды, – диелә котлауда. – Ил мәнфәгатьләрен яклау, конституцион төзелешнең какшамаслыгын, Россиянең мөстәкыйльлеген һәм территориаль бөтенлеген, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклау сезнең өчен изге бурыч булып тора.

Героик үткәнебезнең иң яхшы үрнәкләрендә тәрбияләнгән иминлек органнары хезмәткәрләренең алга таба да, хезмәт бурычына тугры калып, бик күп буыннарның традицияләрен дәвам иттерәчәгенә ышанам.

Бу көнне иминлек органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре ирештерәсем килә. Алар яшь хезмәткәрләрнең чын профессионаллар булып өлгерүенә саллы өлеш кертә, бай тәҗрибәсе белән уртаклаша, һәлак булганнарның гаиләләренә төрле яклап ярдәм күрсәтә. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, шатлык-бәхетләр, озын гомер телим!»


Фикер өстәү