Премьер-министр Алексей Песошин профсоюзларны һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады

Бүген – Татарстан Республикасы һөнәри берлекләре көне. Бу уңайдан республикада яшәүчеләрне Премьер-министр Алексей Песошин котлады.

“Профсоюзлар хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен яклаучы, җәмгыятьтәге тотрыклылыкны саклаучы иң мөһим иҗтимагый оешма булып кала, – диелә котлауда. – Алар хезмәткәрләрнең төп хокукларын, мәшгульлеген, хезмәт шартларын һәм хезмәт хакын тәэмин итү өлкәсендәге мәнфәгатьләрен бик дөрес яклаучы җитди көч булып тора. Профсоюзлар Татарстанда булдырылган социаль партнерлык кысаларында икътисадны динамикалы төстә үстерүдә дәүләтнең һәм бизнесның тулы кыйммәтле партнерына әйләнде.
Республика профсоюзларының эшчәнлеге нәтиҗәлелек һәм яңалыкка омтылучанлык белән аерылып тора. Профсоюзлар ярдәмендә җәмгыятьтә социаль тотрыклылыкка ирешелә. Ә бу – икътисадый-социаль үсеш нигезе. Алар катнашында Татарстан Республикасы икътисады өчен әһәмиятле бик күп мөһим мәсьәләләр хәл ителеп килә.
Бу бәйрәм көнендә социаль партнерлыкны үстерүгә үзләреннән саллы өлеш керткән Татарстанның профсоюз хәрәкәте ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәсем килә.
Һәрбарчагызга алга таба да эшләрегездә уңышлар, бәхет, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс яшәү көче, оптимизм рухы, иминлек, тынычлык һәм татулык телим!”


Фикер өстәү