2022 елда балалар бакчасы өчен түләүнең күпме булачагы билгеле

 Татарстанның Министрлар Кабинеты киләсе елга балалар бакчалары өчен түләүнең уртача күләмен билгеләде. Әлеге карарны  Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

«2022 елда Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирү программасын башкара торган дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен әти-әниләрдән (законлы вәкилләрдән) алына торган уртача түләүне расларга», – диелә документта.

Айлык түләүгә мәктәпкәчә оешманың көненә ничә сәгать эшләве, баланың яше һәм төркемдәге балалар санына бәйле. Мәсәлән, өч яшькә кадәрге сабый өч һәм аннан күбрәк бала булган төркемдә алты сәгатькә калса, әти-әниләр айга уртача 588 сум түләячәк, өч яшьтән өлкәнрәк бала өчен түләү 544 сум булачак.


Фикер өстәү