Октябрь урталарында өлкән яшьтәге хатын-кызга, имештер, үзе эшләгән уку йорты директоры исеменнән хәбәр килгән. Шуннан соң ФСБ «хезмәткәре» шалтыратып, янәсе, аның счетыннан террорчылык оешмасында катнашучыга 400 000 мең сум күчерүләрен әйткән. Саклап калу сылтавы белән, акчасын тикшерүгә тапшырырга күндергән.
Әби 1 000 000 сум акчасын счетыннан алып, үзе яши торган йорт янына килеп баскан курьерга биреп җибәргән. Берничә көннән соң башка банктагы акчасын алып, тагын 700 мең сумын Мәскәүдәге курьерга алып киткән. Юл чыгымын аферист күтәргән.
Балалары килеп күренгәч кенә пенсионер үзен алдауларын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез