Газетага язылу

Фәрид Абдулганиев Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Владимир Васильев һәм Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары – Контроль комитеты рәисе Олег Морозов һәм Конкуренцияне яклау комитеты әгъзасы Айдар Метшин белән очрашты. Очрашу Дәүләт Думасында узды, дип хәбәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Фәрид Абдулганиев депутатлар белән Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы арасында парламентара багланышлар һәм аларның юнәлешләре буенча фикер алышты. Илнең бердәм хокукый кырын формалаштыру һәм Россия Федерациясе субъектларының закон чыгару эшчәнлеген арттыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

Федераль коллегалар тарафыннан Татарстан Дәүләт Советы эшенә югары бәя бирелде. Фәрид Абдулганиев үз чиратында Дәүләт Думасы депутатларына республиканың закон чыгару инициативаларын даими хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм Федераль Собраниенең түбән палатасы белән уртак эш дәвам итәчәк, дип ышандырды.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре