Песошин татарстанлыларны РФ Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны Россия Куркынычсызлык органнары хезмәткәрләре көне белән котлады. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сез күп еллар дәвамында илебез һәм анда яшәүче гражданнарның иминлеген, Россия Федерациясенең суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген, аның конституцион төзелешенең ныклыгын тәэмин итәсез», — дип искәртте Алексей Песошин.

Иминлек органнары хезмәткәрләренең эше дәүләткә яңа куркынычлар янаган шартларда илебез өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Россиялеләр куркынычсызлык органнары хезмәткәрләренең җинаятьчелек, экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш алып баруы нәтиҗәсендә үзләрен якланган дип хис итә.

«Иминлек органнарында эшләү сездән югары компетентлык, ныклык һәм батырлык таләп итә. Үзләренең бай тәҗрибәсен яшь хезмәткәрләргә тапшыручы ветераннар әлеге сыйфатларны тәрбияләргә, дәүләт куркынычсызлык органнарының данлы традицияләрен сакларга ярдәм итә», — дип искәртте Премьер-министр.

Ул шулай ук куркынычсызлык органнары хезмәткәрләренең тирән белеме, үз эшенә бирелгәнлеге һәм һөнәри осталыгы Россия дәүләтчелеген ныгытуга, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклауга һәм киң колачлы үзгәртеп коруларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Песошин куркынычсызлык органнарында эшләүчеләрне фидакяр хезмәте белән котлап, аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм бәхет теләде.


Фикер өстәү