Рөстәм Миңнеханов Владимир Путиннан Зәй ГРЭСын яңарту проектын хуплавын сорады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путиннан Зәй ГРЭСын яңарту проектын хуплавын сорады. Бу хакта «Ведомости» газетасы Путинга адресланган хатның күчермәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Зәй ГРЭСы — «Татэнерго»га караган егәрлеге 2,2 ГВт тәшкил иткән газ станциясе. 2018 елда ул 7 миллиард киловатт сәгать электр энергиясе эшләп чыгарган. Станциянең файдалы эш коэффициенты 34 процент тәшкил итә. «Татэнерго»да искәртеп үтүләренчә, станцияне модернизацияләмәгән очракта, тиешле нәтиҗә бирмәү сәбәпле, аны эксплуатацияләүне туктатырга туры киләчәк.

Эшләр болай дәвам итсә, беренче бәя зонасында (анда Россиянең Европа өлеше һәм Урал керә) электр энергиясенең хакы 1,69 процентка артачак һәм кулланучылар 2018 елгы бәяләрдә 12,3 миллиард сум акча югалтачак.

«Татэнерго» 11 искергән блокны егәрлеге 1,7 ГВт тәшкил иткән ике пар-газ җайланмасына алыштырырга ниятли. Алар егәрлеге 593әр МВт (SGT5-9000HL) тәшкил иткән ике Siemens турбинасы һәм пар турбинасыннан торачак.

Станциянең яңа куәтен (1 МВт) төзү 27,4 миллион сум белән бәяләнә, бу соңгы елларда сафка бастырылган пар-газ җайланмалары проектларына караганда 2-3 тапкыр арзанрак. Яңартылган Зәй ГРЭСында 1 киловатт сәгать электр энергиясе җитештерү 2,146 сумга төшәчәк, бу 2025 елга исәпләнгән проектлар арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе, дип искәртте ТР Президенты.


Фикер өстәү