Алексей Песошин фармацевтика, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин фармацевтика, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Химиклар көне белән котлыйм!

Татарстан илнең икътисади үсешен тәэмин итәрдәй данлыклы традицияләргә һәм сәнәгатьтә зур мөмкинлекләргә ия. Республиканың фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләренең байтагы, Европа һәм Россиядә иң зур предприятиеләр буларак, көндәшлеккә сәләтле продукция төрләрен чыгаруны дәвам итә, авыл хуҗалыгыннан алып, хәрби-сәнәгать комплексына кадәр, икътисадның барлык тармаклары белән элемтәләрне ныгыта. Тармакның тел-теш тидергесез эшләве югары квалификацияле меңнәрчә белгечнең көндәлек тырыш хезмәтенә, һөнәргә тугрылыгына, эшкә җитди карашына һәм югары дәрәҗәдә оешканлыгына бәйле.

Бүген Россия сәнәгате катлаулы чор кичерә. Бездән, шул исәптән республиканың химия предприятиеләреннән үзгәрешләр таләп ителә.  Мөмкинлекләр чоры да әле бу. Химия предприятиеләре акционерларының, хезмәткәрләре һәм фәнни учреждениеләренең уртак эше нәтиҗәсендә кыска гына вакыт эчендә сәнәгать, халык өчен кирәкле производстволар җайга салына. Шулай итеп, яңа шартларга җайлашу барлыкка килә.

Илебез сәнәгатен төрле яклап үстерү, инновацион проектларны гамәлгә ашыру, һичшиксез, муллыкны, икътисадти иминлекне арттыруны, киләчәк буыннарның лаеклы тормышын тәэмин итә.

Фармацевтика, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, шулай ук тармакның фәнни учреждениеләре хезмәткәрләренә югары дәрәҗәдәге профессиональлеге, үзләре сайлап алган эшчәнлек өлкәсендә даими рәвештә камиллеккә омтылулары өчен эчкерсез рәхмәт!

Тармак ветераннарына аерым рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Татарстан Республикасында химия тармагы өлкәсенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез зур! Бүген сезнең күбегез яшь белгечләрнең остазы булып тора, ә бу – традицияләрне, уникаль тәҗрибәне саклау нигезе.

Сезгә нык сәламәтлек. тотрыклылык, уңышлар, бәхет һәм иминлек телим», – диелә котлауда.


Фикер өстәү