Алексей Песошин химикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

30 май – Химиклар көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады. «Татарстан илнең икътисади үсешен тәэмин итүче данлыклы һәм фәнни традицияләргә, сәнәгатьтә югары мөмкинлекләргә ия, – диелә котлауда. – Республиканың фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе предприятиеләре, кайберләре Европа һәм Россиядә иң зур предприятиеләр буларак, көндәшлеккә сәләтле продукциянең яңа төрләре белән базарга чыга, авыл хуҗалыгыннан алып, хәрби-сәнәгать комплексына кадәр – икътисадның барлык тармаклары белән элемтәләрне ныгыта. Тармакның абруе көндәлек тырыш хезмәт, һөнәргә тугрылык, эшкә җитди мөнәсәбәт, югары квалификацияле меңнәрчә белгечләрнең югары дәрәҗәдә оешканлыгы нәтиҗәсендә барлыкка килде. Хезмәткә хөрмәт, белемгә омтылыш, даими үсеш һәм фидакарьләрчә эшләү яшь химикларның  төп сыйфатларына әйләнергә тиеш.

Коронавирус пандемиясе тормышыбызның барлык өлкәләренә кагылып, кешеләрнең гадәтләрен үзгәртергә мәҗбүр итте. Бу шулай ук республиканың химия предприятиеләренә дә хас. Әмма әлеге чор яңа мөмкинлекләр вакытына да әйләнде. Химия предприятиеләре акционерлары һәм хезмәткәрләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә кыска гына вакыт эчендә пандемия чорында кирәкле продукция җитештерү җайга салынды, бу исә яңа шартларга тизрәк җайлашу һәм республикада яшәүчеләрне саклау мөмкинлеге бирде.

Фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләренә югары дәрәҗәдәге профессионализм, үзләре сайлап алган эшчәнлек өлкәсендә камилләшүгә даими омтылыш, хезмәтләре нәтиҗәсенә җаваплылыгы өчен эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Үз тормышын химия тармагы белән бәйләүчеләрнең һәркайсына нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм бәхет телим!»


Фикер өстәү