Идел Кыямов: «Әти ачуланды инде»

Акча санаганны ярата. Санап торган саен артмый гына. Ә шулай да һәркем үзенең иң беренче эшләп алган акчасын хәтерлидер. Берәүләр авылда айлар буе көтү көткән, икенчеләр кибеттә эшләгән, өченчеләр машина юган. «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан беренче керемнәре хакында сораштык.

Идел Кыямов, диктор, алып баручы, актер:

— Беренче эшләп алган акчам 14 яшьтә булды. Безне гаиләдә дә хезмәткә тәрбияләп үстерделәр. Бабай да хезмәт сөючән кеше иде. Урыны оҗмахта булсын! Минем беренче эш урыным — бар-ресторан иде. Әле бу вакытта Казанда популярлаша гына башлаган идн андый урыннар. Мин гардеробщик булып эшли башладым. Шунда ук официант та булырга теләк бар иде, әмма кыенрак хезмәт дип таптым. Озак та үтмәде, бу урында бар арт-бүлек белән талашып бетте. Өйдәгеләр эшләп йөрүемне белгәч: «Тол хатын йортында яшәмисең бит», — дип сүккән иде. Әти ачуланды инде. Ләкин беренче хезмәт хакын ала алдым: ызгышкан бар җитәкчелеге 2 елдан соң 6 меңнән артык сум акча түләде. Бу акча бик сөенгән идем.


Идел Кыямов: «Әти ачуланды инде»” язмасына фикерләр

  1. Тол хатын йорты нәрсә белән начар? Тол калуны берәү дә теләп алмый! Бер җөмлә бу гаиләгә булган хәрмәтне үтерде.,.

Фикер өстәү