Гөлинә Шәйхи: «Сарык йонын ташып акча эшләдем»

Акча санаганны ярата. Санап торган саен артмый гына. Ә шулай да һәркем үзенең иң беренче эшләп алган акчасын хәтерлидер. Берәүләр авылда айлар буе көтү көткән, икенчеләр кибеттә эшләгән, өченчеләр машина юган. «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан беренче керемнәре хакында сораштык.

Гөлинә Шәйхи, шагыйрә:

Иң беренче эшләп алган акчам 4 нче сыйныфта укыган чакта булды. Фермада сарык йонын ташып алган акча булды ул. «Машинка» белән сарык йонын алалар иде дә, без шуның күпме булганын үлчәтеп, тапшырып йөрдек. Күпме сум булгандыр инде ул, тәгаен хәтерләмим. Тик мәктәпкә бераз булса да кирәк-ярак алырга җитә иде. Ә 5 нче сыйныфта укыганда мин Арча, Шушмабаш Сабан туйларында күзлек сатып акча эшләдем. Анысына мәктәп формасы сатып алдым. 9 нчы сыйныфта озак кына официант булып эшләдем. Ул чакта мәктәптәге чыгарылышка да бара алмадым. Хезмәт хакын әнигә алып кайтып бирдем.


Фикер өстәү