Путинның Байден белән кайчан очрашачагы билгеле

Кремльдә Владимир Путинның АКШ президенты Джо Байден белән очрашуларының якынча графигын төзегәннәр.

Ел азагына кадәр аларның видеоконференция форматында очрашуы күздә тотыла. Ә инде 2022 елның башында ил башлыкларының виртуаль киңлектә түгел, ә чынбарлыкта очрашып сөйләшүләр үткәрүе планлаштырылган.

“Коммерсантъ” үз чыганакларына таянып язганча, әлеге элемтәләр бөтен нечкәлекләренә кадәр килештерелмәгән әле. Шул ук вакытта Кремльдә дә, Ак йортта да бу очрашулар турында мәгълүматлар расланылмаган. Россия Президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков алдагы көнне, яклар мондый очрашуларның мөһимлеген һәм аралашуны дәвам итәргә кирәклеген аңлый, дип кенә белдергән.
Исегезгә төшерәбез: Путин Байден белән беренче тапкыр 16 июнь көнне Женевада очрашты. Ак йорт хуҗасы очрашуда килешенгәннәрне тормышка ашыруның барышын ярты елдан соң бәяли алачагын белдерде.


Фикер өстәү