Песков Путин турында: “Россия Федерациясендә аңа көндәш булырдай кеше юк һәм була да алмый”

Россия Президенты Владимир Путинның илдә конкурентлары юк. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков шундый фикер әйткән, дип яза “Известия”.

“Владимир Путинның илебездә беренче номерлы сәясәтче һәм дәүләт эшлеклесе булып торуын әледән-әле әйтеп киләбез. Шәхсән минем фикерем (аны әйтергә хокукым булса, әлбәттә) шундыйрак: Россия Федерациясендә аңа көндәш булырдай кеше юк, һәм була да алмый”, – дигән Кремль вәкиле.
Владимир Путин 2024 елгы сайлауда катнашуы турында белдермәгән әле. Песков сентябрь аенда, дәүләт башлыгы мондый карарга килсә, аның белән беркем дә чынбарлыкта көндәшлек итә алмаячак, дигән иде.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә Президент сайлавы 2024 елның 17 мартында үткәреләчәк. Владимир Путинның Президент вазыйфасындагы вәкаләтләре 2024 елның 7 маенда чыга. «Коммерсантъ” язганча, ноябрь аенда “Россия” халыкара күргәзмәсендә Путин үзенең яңа срокка тәкъдим ителүе турында белдерергә мөмкин.


Фикер өстәү