Ләйлә Фазлыева: «Егетләребез белән горурлануыбыз турында әйтеп туя алмыйм»

Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән 12 сәгатьлек «Все СВОи» телемарафоны дәвам итә. Марафонның чираттагы кунагы – Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә Татарстан Хөкүмәте күрсәтә торган ярдәм чаралары турында искә төшерде.

Бүген безнең ир-егетләребез илебезнең куркынычсызлыгы сагында. Ләйлә Фазлыева чыгышын рәхмәт сүзләреннән башлады:

– Хатын-кыз буларак, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез белән очрашкан саен, алар белән чын күңелдән горурлануыбыз турында кабатлап туя алмыйм. Алар безгә яшәргә, чын-хатын кыз булып калырга мөмкинлек бирә, – диде ул.

Моннан тыш, вице-премьер Татарстандагы ярдәм чаралары турында сөйләде. Аерым алганда, хәрбиләрнең балаларына күрсәтелә торган ярдәмгә тукталды.

– Республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларның 18 яше тулмаган балаларына бер мәртәбә бирелә торган 20 мең сумлык түләү каралган. Бүген 12 763 бала әлеге ярдәм чарасы белән тәэмин ителде. Моннан тыш, балаларга белем алу юнәлешендә дә ярдәм күрсәтелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары уку йортларына беренче чиратта кабул ителә, – дип сөйләде ул.

Хәрбиләргә шулай ук психологик һәм медицина ярдәме күрсәтелә. Ләйлә Фазлыева шулай ук Татарстанда «Ватанны саклаучылар» фонды эшләвен дә искә төшерде. «Ватанны саклаучылар» фондын оештыру турындагы указны быел апрельдә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Ул хәрби хәрәкәтләр зонасын узган ветераннар һәм сугышчыларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Дәүләт фондының республикадагы бүлеге 1 июньнән бирле эшли.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОИ» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.
Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү