Әлмәт районы башлыгы: «Хәрбиләрнең гаиләләрен без кайгыртырга тиеш»

Татарстанда «Все СВОи» патриотик марафоны дәвам итә. Марафонның чираттагы кунагы – Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов районда хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде.

– Контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр саны шактый күп. Беренче мәлләрдә контракт төзү озак процесс иде. Без бу мәсьәләне яхшылап өйрәндек, башка җирлекләрдәге тәҗрибәләрне дә анализладык. Хәзер сайлап алу пункталарында барлык этапларны да узар өчен нибары 3-4 сәгать вакыт кирәк, – дип сөйләде Тимур Нагуманов.

Ул шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә районда каралган ярдәм турында да телгә алды.

– Гаиләләр турында без кайгыртырга тиеш. Моның өчен Әлмәттә махсус штаб төзелде. Алар хәрбиләрнең гаиләләре белән көненә 24 сәгать, атнасына 7 көн элемтәдә тора. Мөрәҗәгатьләрне кабул итеп, теге яисә бу проблеманы мөмкин кадәр тизрәк хәл итәргә тырышабыз. Волонтерлар, битараф булмаган һәркем – барысы да ярдәм итәргә атлыгып тора, – диде ул.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү