Гүзәл Удачина: «Бездә чын профессионаллар, психологик яктан әзерлекле кешеләр эшли»

Татарстанда «Все СВОи» патриотик марафоны дәвам итә. Марафонның чираттагы кунагы — «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республикадагы бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина әлеге оешманың эшчәнлеге турында сөйләде.

Фондта, Казандагы төп үзәктән тыш, Татарстанның 19 шәһәре һәм районында 45 социаль координатор эшли икән.

– 1 июньнән бирле безгә 3600ләп кеше мөрәҗәгать итте. Ярдәм сорап, махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә, аларның гаилә әгъзалары да килә. Аларның һәркайсына хәлдән килгәнчә булышырга тырышабыз. Безгә борчыган теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә алалар. Координаторларның бурычы – тиешле ярдәм күрсәтү, юнәлеш бирү, — дип сөйләде ул. – Координаторларны игътибар белән сайладык. Араларында хәрби хатыннары, социаль хезмәткәрләр, хәрби хезмәт ветераннары бар. Алар – чын профессионал. Ә иң мөһиме – психологик яктан әзер кешеләр.

«Ватанны саклаучылар» фондын оештыру турындагы указны быел апрельдә Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Ул хәрби хәрәкәтләр зонасын узган ветераннар һәм сугышчыларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Дәүләт фондының республикадагы бүлеге 1 июньнән бирле эшли.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү