«Зәкят» хәйрия фонды хәрбия операциядә катнашучылар өчен 3 айда 8 млн сум акча җыйган

Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән 12 сәгатьлек «Все СВОи» телемарафоны дәвам итә. «Зәкят» хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов фонд күрсәткән ярдәм чаралары турында сөйләде.

– Узган елның өч аенда безнең фонд махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 8 млн сум акча җыйды. Битараф булмаган кешеләр тарафыннан җыелды ул. Гомумән алганда, бер ел эчендә без егетләргә 10 млн сумлык ярдәм күрсәттек. Бу ярдәм нидән гыйбарәт соң? Без егетләргә хәзерге вакытта нәрсә кирәк икәнлеген сорап, белешеп эшләргә тырышабыз. Әйтик, көз айларында, якынлашып килүче кыш айларын истә тотып, иң күп акчаны җылы кием-салымга һәм азык-төлеккә юнәлтергә тырышабыз, – дип сөйләде ул.

Моннан тыш, фонд мөселман егетләрен хәләл ризык белән тәэмин итүне дә оештыра.

– Егетләргә 17 мең данә хәләл тушенка, итле боткалар — җәмгысе 7 тоннага якын ярдәм китте. Без шулай ук хәрбиләрнең гаиләләренә дә ярдәм итәргә тырышабыз, – дип сөйләде Булат Мәрданов.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОИ» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү