Контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китәргә җыенучы егет: «Үзебезнекеләр янына барам»

Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән 12 сәгатьлек «Все СВОи» телемарафоны бара. Марафонның чираттагы кунагы – контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китәргә җыенучы Антон Сапожников. Туры эфирда күптән кабул иткән карары турында сөйләде ул.

Антон махсус хәрби операция башлануга ук анда барырга карар кылган.

– Анда – минем дусларым. Карар кылуга китә алмадым – берникадәр проблемалар килеп чыкты. Мөмкинлек чыгуга, теләгемне тормышка ашырдым – барып контракт төзедем, – дип сөйләде ул.

Антон тормыш иптәше белән өч егет үстерә. Иң өлкәненә 14 яшь булса, иң кечкенәсе 1 яшен генә тутырган.

– Хатыным миңа каршы килмәде. Борчыла, билгеле. Мин дә үзем өчен курыкмыйм, якыннарым өчен борчылам. Әмма дәүләт ташламас дип ышанам, – диде ул.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.

Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү