Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе хәрби операциядә катнашучылар турында: «Алар бер гаилә кебек»

Махсус хәрби операция зонасында Татарстан хәрбиләренең бердәмлеге аларга барлык авырлыкларны җиңәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко «Все СВОи» патриотик телемарафонында әйтте.

– Егетләр инде хәрби бердәмлек булдырган. Бу нәрсә? Алар бер гаилә кебек. Иптәшенең һәрвакыт янәшәдә булачагын һәм үзенең тормышы куркыныч астында булса да ярдәм итәчәген беләләр. Куркыныч шартларда мондый кардәшлек авыр сынауларны кичерергә ярдәм итә, – диде ул.
Генерал-лейтенант фикеренчә, махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан китүчеләр анда йөрәкләре кушканга юл алды.

– Патриотлык – Ватанга һәм туган җиргә мәхәббәт ул. Шуңа күрә егетләр махсус хәрби операция зонасына патриотик хисләр белән китте. Алар анда бер-берләренә ярдәм итә, ышана, бер-берсен ярты сүздән үк аңлыйлар, – диде ул.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү