Александр Малькевич: “Луганск халык республикасында Татарстанны бик хөрмәт итәләр”

Татарстанның Лисичанскида башкарган эш күләме дә, сыйфаты да, эшкә мөнәсәбәте дә игътибарга лаек. Бу хакта «Все СВОи» патриотик марафонына Луганск халык республикасыннан кушылган танылган журналист, Россия Иҗтимагый палатасының мәгълүмати бергәлекне үстерү, матбугат чаралары һәм массакүләм коммуникацияләр комиссиясе рәисе урынбасары Александр Малькевич әйтте.

Александр Малькевич Татарстанда узучы телемарафонны мөһим проект дип атады. “Сезнең проект турында коллегаларыма да әйтә алмыйм. Сез – безнең илдә мондый проект уздыручы бердәнбер төбәк”, – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, Россиягә кушылганнан соң яңа дүрт төбәктә зур үзгәрешләр булды. “Сезнең проектта катнашу тәкъдиме ясалганда мин Луганскида идем. ЛНРда Татарстанны бик хөрмәт итәләр. Чөнки сез башкарган зур эшне күрми мөмкин түгел. Барыннан да бигрәк Лисичанскида. Эш күләме дә, сыйфаты да, эшкә мөнәсәбәтткә дә игътибар итми мөмкин түгел. Шуңа күрә кешеләр бу үзгәрешләрне ничек күрмәсен инде? Украинада мондый эшләр башкарыласын күз алдына да китереп булмый”, – диде Александр Малькевич.
Александр Малькевич сүзләренчә, мәдәни, ял итү объектларын, биналарны төзекләндерүдә Татарстанның керткән өлеше искиткеч зур. «Төзүчеләр бу эшне катлаулы шартларда башкара. Тарихи җирләребезне бергәләп торгызырга тәкъдим итәм», – диде ул.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү