«Патриот» үзәге җитәкчесе Дмитрий Литвинов: «Теләсә кайсы ир-ат үз Ватанын, өен якларга, саклый белергә тиеш»

Республикадагы 134 хәрби-патриотик клубка 14 меңләп бала йөри. Патриотик клублар кызлар арасында да популяр. Бу хакта «Все СВОи» патриотик телемарафонында «Патриот» республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов хәбәр итте.

Дмитрий Литвинов фикеренчә, ватанпәрвәрлекнең нәрсә икәнен балалар кечкенәдән үк аңлап, белеп үсәргә тиеш.
– Кеше тормышында хәрби-патриотик тәрбия әһәмиятле роль уйный. Ватанпәрвәрлекне гаиләләрдә кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. «Патриот» үзәге – уникаль оешма. Махсус хәрби операциягә киткән егетләр дә бездә әзерләнә. «Мин бармасам, кем барыр?» дип фикер йөртә алар. Теләсә кайсы ир-ат үз Ватанын, өен якларга, саклый белергә тиеш, – диде Дмитрий Литвинов.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү