Александр Бородин: “Татарстанда егетләр контракт буенча хәрби хезмзткә барсын өчен барлык шартлар да тудырылган”

Татарстанның ветераннар советы” оешмасы рәисе, генерал-майор Александр Бородинның ике улы да хәрби юлны сайлаган. Ә оныгы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә, батырлыгы өчен бүләкләр дә алган. Бу хакта ул «Все СВОи» патриотик марафонында сөйләде.

– Оныгым башта Казанда, аннары Рязаньдә хәрби училище тәмамлады.Хәзер махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Орден һәм медальләре бар. Хәзер ул разведгруппа командиры, – дип сөйли Александр Бородин. – Шалтыратып, хәлләрен белешәм. “Әлбәттә, авыр. Әмма мин монда бит, башка егетләрне дә чакырам. Җиңү яулаганчы тырышачакмын”, ди.
Александр Бородин әйтүенчә, Татарстанда егетләр контракт буенча хәрби хезмзткә барсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Килешү төзү дә җайлы, хәрби хезмәткә китүчеләрнең гаиләләренә дә кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.

Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.

Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.


Фикер өстәү