Волонтер Таңсылу Хөснуллина: Көчле ир-атның күз яше бала рәсеменә төшүен күрдем

Татарстанның «Игелек планетасы» инвалид балалар һәм яшьләр оешмасы җитәкчесе Таңсылу Хөснуллина махсус хәрби операция зонасында күргәннәре белән уртаклашты. Алар тормыш иптәше белән икесе дә волонтерлар.

«Безнең иҗтимагый оешманың максаты – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү. Бер ел элек Луганск, Донецк республикаларында госпитальләрне йөреп чыктык. Гади халыкны да, хәрбиләрне дә күреп, тормыш үзгәрде. Без үз күзләребез белән күреп, кайда ярдәм кирәген аңладык», – диде Таңсылу Хөснуллина «ВСЕ СВОИ» телемарафонында.

«Госпитальләрдә без рәхмәтле күзләрне күрдек. Хатның мөһимлеген аңладым. Мин элек хатка игътибар бирми идем. Бер госпитальгә килгәч, бер егетнең кулында без тапшырган хатка күз төште. Рәсемдә кояш, танк сызып ташланган, «мир» дип язылган. Көчле ир-атның күз яше шул рәсемгә төшүен күрдем. Шунда хатлар никадәр мөһим икәнен аңладым. Мөмкинлек булганда гел хатлар языгыз», – дип өндәде Таңсылу Хөснуллина.

«Егетләрнең блиндажларында булдым, алар балаларның рәсемнәре белән бизәлгән», – дип сөйләде ул.

«Анда егетләр чын тормышта яши, аларны күргәч, ни дәрәҗәдә ышанычлы булуларын аңлыйсың. Мондагы тормыштагы таныш егетләрне анда күргәч, аларны бөтенләй башка күзлектән күрдем, никадәр батыр, кыю икәнлекләрен аңладым. Без таш дивар артында кебек икән дип уйлам куйдым», – дип уртаклашты Таңсылу Хөснуллина.

Искәртик, бүгенге «ВСЕ СВОИ» телемарафоны барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефон номеры аша, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.


Фикер өстәү