Рөстәм Миңнеханов гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткәннәрне бүләкләде

Бүген Казан Кремлендә Республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Рәисе премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларга дипломнар һәм мактау тамгалары тапшырды. Традицион рәвештә иҗтимагый хәрәкәт вәкилләрен Халыклар бердәмлеге көне алдыннан хөрмәтләделәр.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, премиягә кызыксыну арта, конкурс бөтен республикадан җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында уза. «Соңгы елларда без гражданнарыбызның гражданлык активлыгы артуын, тупланганлыгын һәм бердәмлеген, шулай ук коммерциячел булмаган секторның республика үсеше мәсьәләләрен хәл итүдә, шул исәптән ковид пандемиясе нәтиҗәләрен җиңеп чыгуда, махсус хәрби операция шартларында гуманитар ярдәм күрсәтү, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау өлешендә актив катнашуын билгеләп үтәбез», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Рәисе ремия лауреатлары турында кыскача сөйләделәр. Мөнир Гафиятуллин 2008 елдан республиканың Иҗтимагый палатасы эшчәнлегендә актив катнаша, министрлыклар һәм ведомстволар каршындагы Иҗтимагый советлар эшен коруда ярдәм күрсәтә, хәйрия белән шөгыльләнә.

Надежда Ермолаева гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, аналарны, аталарны һәм балачакны яклауга, халык мәдәниятләрен һәм традицияләрен торгызуга керткән өлеше өчен лаеклы танылу ала.

«Таңсылу Хөснуллина һәм аның Алабугада җитәкләгән «Яхшылык планетасы» инвалид балаларны сәламәт яшьтәшләре белән берләштерү буенча ирекле инициативалары һәм республикада гына түгел, ә аннан читтә дә төрле хәйрия проектлары белән билгеле», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Иң абруйлы һәм иң борынгы иҗтимагый оешмаларның берсе — ТР Ветераннар берлеге. Татарстан Рәисе ассызыклаганча, ветераннар берлеге озак еллар өлкән буын мәнфәгатьләрен яклый, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннар мәнфәгатьләрен яклый, аларны актив озын гомер проектларына җәлеп итә, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

Шулай ук бүген Түбән Каманың «Рубаха» коммерциячел булмаган оешмасы билгеләп үтелде, ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә җәмгыятьтә җайлашырга ярдәм итә, республикада инклюзив хәрәкәтне уңышлы үстерә.

«Ватан уллары» төбәк үзәге балалар һәм яшүсмерләрне патриотик тәрбияләү, спорт секцияләре, ярышлар һәм хәрби-патриотик чаралар оештыру юлы белән хокук бозуларны профилактикалау буенча актив эшчәнлеге белән мәгълүм. «Эшчәнлегебезне югары бәяләгәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без киләчәктә дә татарстанлыларның үсеп килүче буынын патриотизм һәм туган җиргә мәхәббәт рухында тәрбияләү өчен бар көчебезне куячакбыз», — диде җавап сүзендә «Ватан уллары» КАБО идарәсе рәисе Александр Глазистов.

«Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында без Казан шәһәре марыйларының милли-мәдәни автономиясен бүләкләвебез символик. 30 елдан артык оешма марый халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга ярдәм итә, Татарстанда яшәүче халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашу кыйммәтләрен яклый», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

«Казан әниләре» төбәк хәйрия оешмасы эшчәнлеге ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, шулай ук авыр тормыш хәленә дучар булган гаиләләрдәге балаларның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Ел саен оешмадан мең ярымга якын кеше ярдәм ала.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, бүгенге лауреатларның күбесе мобилизацияләнгән якташларына һәм аларның гаилә әгъзаларына, Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.

«Сезне бүләкләрегез белән котлыйм һәм гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә күпьеллык шәхси өлеш керткәнегез, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле проектларыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә», — дип өстәде Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү