Чыгым һәм керем. Дәүләт Советында бюджет акчасын тикшерделәр

Кытлыкыз бюджет, машина йөртүчеләрнең хезмәт хакы һәм эшкә бармак аша караучы депутатларга шелтә. Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышы әнә шулар белән истә калды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган кырык сигезенче утырышның дәвамын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Дәвамы, чөнки утырыш моннан ике атна элек башланды. Көн тәртибендә сораулар күп булу сәбәпле, аны икегә бүләргә мәҗбүр булдылар.

Көн тәртибендә торган төп мәсьәлә – 2024 елга, 2025–2026 еллар план чорына бюджет турындагы закон проекты. Аны беренче укылышта тикшерделәр. Киләсе елда Татарстан бюджеты кытлыксыз булачак дип фаразлана. Керемнәр һәм чыгымнар 383,9 миллиард сум күләмендә көтелә. Гомумән алганда, 2024 елда тупланма бюджетның керем һәм чыгым өлеше 451,7 миллиард сум күләмендә көтелә.

Төп саннарны Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин китерде.

– Киләсе елда табышка салымның гомуми күләме 112,8 миллиард сум тәшкил итәчәк, – диде ул. – Физик затларның кеременә салым исә республика бюджетына – 96,4 миллиард сум, тупланма бюджетка 137,5 миллиард сум акча китерер дип фаразлана.

Алдагы өч елда барлык муниципаль берәмлекләрнең бюджетлары кытлыксыз булыр дип тә көтелә. Радик Гайзатуллин әйтүенчә, бюджетта беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия булган чыгымнарның күләме арта. «2024 елга республика бюджетының 84 проценты социаль характерда», – диде ул.

Аерым алганда, киләсе елда сәламәтлек саклау тармагына, мәҗбүри медицина иминияте чараларын да исәпкә алып, 108 миллиард сум акча тотарга җыеналар.

Парламентта республиканың төп финанс законын тикшерү бер сәгатьтән артык дәвам итте. Фәрит Мөхәммәтшин документны, утырышта яңгыраган төзәтмәләрне кертү шарты белән, беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Депутатлар әлеге тәкъдимне хуплады.

2024 елга һәм 2025–2026 еллар план чорына Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектын тикшергәндә, депутатлар тагын бер мәсьәләгә игътибар итте. Соңгы арада республиканың төрле шәһәрләрендә ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләрнең күпләп эштән китүе турында хәбәрләр таралды. «Чаллыда, мәсәлән, шуның аркасында 25 машинаның 17се генә юлга чыга», – диде депутатлар.

Фонд җитәкчесе Алсу Мифтахова әйтүенчә, машина йөртүчеләр, хезмәт хакы түбән булганлыктан, эштән китә. Акчаны арттырырга җыеналар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кушты. Аның әйтүенчә, табибларның авырулар янына вакытында барып җитә алмавына юл куярга ярмый.

Парламент җитәкчесе эшкә салкын караган депутатларга да шелтә белдерде.

– Утырыш башланганда тавыш бирүдә катнашучы депутатлар саны 79 булса, хәзер 74кә генә калды. Сез тавыш бирмичә утырасызмы әллә? Игътибарлырак булырга киңәш итәм. Безгә кыенлыклар тудырмагыз. Дәүләт Думасында утырышларга йөрмәгән ике депутатның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктаттылар әнә. Бездә дә бу мәсьәлә килеп туарлык булмасын. Озак утырасы килми, аңлашыла. Әмма безнең эшебез шул, – диде Фәрит Мөхәмәтшин.

Утырышта Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе эшчәнлеге турында да сөйләштеләр.

– Социаль челтәрләр тормышыбызга бик нык үтеп керде. Кирәкле мәгълүмат белән янәшә кирәкмәгәне дә бар. Моннан файдаланып калырга теләүчеләр дә күп, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Дагыстандагы хәлләрне генә искә төшерегез. Халыкны, бигрәк тә, яшьләрне мондый мәгълүматтан сакларга кирәк.

Парламент җитәкчесе мондый ресурсларда «утыручы»лардан бигрәк, әлеге төр каналларны уйлап табучыларның юлын ябарга киңәш итте. «Моның ысуллары бармы?» – дип кызыксынды ул идарә җитәкчесе Юрий Никитиннан. Тик җавап әллә ни сөендермәде. «Технологияләр гел яңарып тора, шуңа күрә безгә еш кына арттан куарга туры килә», – диде ул.

Утырыш ахырында депутатлар моннан ике атна элек арабыздан киткән Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевне бер минут тынлык белән искә алды.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү