Җентекле һәм җитди эш. Татарстан депутатлары бюджет проектын кабул итте

Кытлыксыз бюджет, чит телдән кергән сүзләрдән котылу теләге һәм болай да аңлашыла торган ватанпәрвәрлек. Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутатлар әнә шул хакта сөйләште.

Башкалада алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышы узды. Төп вакыйга – депутатлар 2024 елга һәм 2025–2026 еллар планлы чорына бюджет проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итте.

Документка бәйле 200 төзәтмә керде. Шул исәптән, КПРФ депутатларыннан килгән һәм бюджетны тагын да «авырайтучы» 17 төзәтмә дә бар иде. Фикер алышу барышында алар авторлары тарафыннан караудан алынды, – диде парламентның Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты җитәкчесе Леонид Якунин.

Депутат сүзләренә караганда, төзәтмәләр нигезендә, киләсе елга федераль бюджеттан финанслау 15,7 миллиардка артып, 67,4 миллиард сумга җиткән. Өстәмә акча сәламәтлек саклау, юл хуҗалыгы, мәгариф, авыл хуҗалыгы кебек тармакларга тотылачак, диделәр утырышта. Киләсе ел бюджеты кытлыксыз булачак дип көтелә. Керемнәр һәм чыгымнар 399,5 миллиард сум күләмендә билгеләнгән. Закон проекты документын якын арада ук, имзалау өчен, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка тапшырачаклар.

Без җентекле һәм җитди эш башкардык, – диде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Хөкүмәте белән берлектә башкарган эшкә йомгак ясап.

Татарстан депутатлары Дәүләт Думасына «Россия Федерациясенең дәүләт теле турында»гы Законга үзгәрешләр кертү турындагы закон проектының эчтәлеген тәгаенләштерү тәкъдиме белән дә чыкты. Әлеге документ халык телендә «англицизмнар турындагы закон» буларак билгеле. Ул инглиз һәм башка чит телләрдән алынган сүзләрне куллануны чикләүне күз уңында тота. Мәсәлән, җәмәгать урыннарында чит телдә язылган кибет исемнәреннән, «Sale», «Coffeе» кебек адым саен диярлек очрый торган язулардан баш тартырга, аларны Россия дәүләт телендә язарга тәкъдим итәләр.

Мәгънәсе бар. Әмма закон проекты текстында милли республикалар мәнфәгатьләре исәпкә алынмаган, диделәр утырышта. Фәлән шәһәрдә салынучы торак комплексына исем биргәндә, мәсәлән, рус теле белән беррәттән, милли халыкларның туган телләрен файдалану мөмкинлеген дә акка кара белән язарга кирәклеген әйттеләр. Федераль дәрәҗәдә бу мәсьәләне контрольдә тотуны Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховка йөкләделәр.

Утырышта «Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында»гы закон проектын икенче укылышта һәм тулысынча кабул иттеләр.

Билгеле булганча, әлеге закон проекты моңа кадәр узган утырышта да, комитетта сөйләшүләр барышында да шактый фикерләр уяткан иде. Депутатлар, шул исәптән, документта «патриотизм» төшенчәсенә тәгаен аңлатма бирелмәвен әйтте.

Икенче укылышта исә эшне бик тиз тоттылар.

«Ватан», «патриотизм» кебек төшенчәләр гомуми кабул ителгән. Аларга өстәмә рәвештә  аңлатма бирергә кирәкми, – диде парламентның  Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов.

Бу юлы фикер әйтүче булмады.

Закон проектын укыдыгызмы? – дип тә сорап куйды Фәрит Мөхәммәтшин залда утыручылардан. Фикерен дәвам иттереп: «Бүген патриотик тәрбия мәсьәләсе көн кадагында тора. Ул әлеге юнәлештә эшләүче барлык министрлыклар һәм башкарма хакимият органнары эшенә кагыла. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү, яшь буынга әлеге кыйммәтләрне тапшыру – мөһим бурыч», – дип тә өстәде.

Татарстан Дәүләт Советында «Язылу бүләк ит!» хәйрия акциясе узды. Парламент утырышында катнашкан депутатлар 2024 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә Баулы картлар йортында яшәүче әби-бабайлар өчен дип «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан» газеталары, «Сөембикә» журналына язылды. «Өлкәннәр ил-көн яңалыклары белән танышып барсын, дөнья хәлләрен белеп торсын», – диде ул.

Эльвира ВӘЛИЕВА


Фикер өстәү